Перевод с татарского языка стихотворений Лябиба Лерона

Перевод с татарского языка стихотворений Лябиба Лерона

Сентябрь сөяле

 

Төссез җәйдән көйсез көзгә кердем –

Төнгә әверелеп, өн үтте.

Чүгеп алды зәгыйфь ышанычым,

Түнеп алды бәйсез өметем.

 

Күкрәр кебек иде илнең күге,

Яшьнәр сыман иде яшене…

Тук күләгә, кинаяле көлеп,

Өркәк илне күздән яшерде.

 

Аю кыяфәтле битлек киеп,

Кемдер яшергәндә үз йөзен,

Авызыннан кемдер кош очырды,

Һәм качырды кемдер үз-үзен.

 

Әләм итеп кемдер ялган чөйде,

Сөялемә басты кайсыдыр…

…Кыйшайганын күреп, турайтканда,

Сынып төште суга ай сыны.

 

Кемдер күккә бүрткән борчак сипте,

Кемдер шуны, чутлап, чүпләде…

…Төн яктысы төшкән сукмаклардан

Җил очырды кәгазь чүпләрен.

 

…Өнсез калган төннән көнгә кердем –

Җанга әверелеп таң узды…

…Шулчак Кемдер Күктән сөялемә

Тамчы-тамчы дару тамызды.

 

 

Сентябрьская боль

 

Из лета в осень сиротой

Вошёл я – темень распахнулась.

Поникли крылья за спиной,

И вслед надежда покачнулась.

 

Казалось, громом грянет день,

Зарядят молнии нехило,

Но саркастическая тень

Страну безмолвную накрыла.

 

И некто, прячась, исчезал

Под маской страшного медведя,

Тот – птиц из горла выпускал,

И сам себя боялся третий.

 

И ложь подняли, как флажок,

Ногою душу придавили…

…Пытаясь выпрямить рожок,

На землю месяц уронили.

 

Те – в небо сыпали горох,

Другие – зёрна глупых сплетен…

…И, фонарей на слыша вздох,

Гонял бумажный мусор ветер.

 

…Наутро мир глаза открыл,

Рассветом тонким обернувшись…

…И кто-то снадобье пролил

В мою измученную душу.

 

 

Карчык

 

Бер күренеш һич исемнән чыкмый –

Күз алдымда тора бик ачык:

Коты качкан шыксыз хәрабә-йорт…

Һәм… сөялгән аңа бер карчык.

 

Ава төшеп кәкре таягына,

Текәп җиргә өнсез карашын,

Әллә терәү, әллә сорау булып,

Басып тора карчык – чарасыз…

 

Басып тора…

Әрсез әҗәленнән

Котылмакчы мәллә ул качып?

…Бу дөньяда күпме яшәгәнен

Үзе белә микән ул карчык?

 

Басып тора…

Әллә посып тора,

Ышыкланып зәһәр җилләрдән.

Кыяфәтен күреп, инәләсең –

Язмыш аны хәтәр җилгәргән!

 

Пошаманга төшеп һәм бөрешеп,

Нидер көтә кебек тирәлек…

…Карчык түгел, гүя әҗәл үзе

Тора кебек йортка терәлеп.

 

 

Старуха

 

Не сотрётся картина из памяти –

Как воочию, в душу глядит:

У безлюдного дома-развалины,

Прислонившись, старуха стоит.

 

Опираясь на посох изогнутый,

И сама – вопросительный знак,

Замерла она от безысходности –

Словно жизни источник иссяк…

 

И стоит она…

Может быть, прячется

От нахрапистой смерти своей?

Или нашего века сумятица,

Может быть, опостылела ей?

 

Всё стоит…

Не от тяжкого ветра ли

Под стеною укрылась она?

Видно, было отмерено щедро ей

И морщин, и несчастий – сполна!

 

А прохожий, тревожно притихший,

Под ногами ощупывал твердь…

…И казалось, стоит, привалившись,

Не старуха, а чёрная смерть.

 

 

И Зөләйха…

 

Ерак әбекәемә –

әтием Леронның әбисе

Зөләйхага багышлыйм

 

И Зөләйха…

Гаярь милләтемнең –

Нәселемнең газиз баласы:

Син шатлыгы булгансыңдыр аның,

Булгансыңдыр кайчак ярасы.

 

И Зөләйха…

Тыйнак авылымның

Җыйнак кызы – асыл кошы син:

Хәят диңгезендә йөзгәнсеңдер,

Йөргәнсеңдер, бәлки, очып син.

 

И Зөләйха…

Туган илкәемнең –

Торган җиркәемнең күз нуры! –

Күпме гашыйк егет җырлагандыр

Сиңа багышлаган үз җырын:

Аклы-чуклы ал тасмаңны

Тагып җибәр тәңкәңә.

Шул егетне яратам, дип,

Әйт, Зөләйха, әнкәңә…”

 

И Зөләйха…

Мәгърур ватанымның –

Горур татарымның иркәсе:

Бисмиллалап, каршы алгансыңдыр

Гомереңнең һәрбер иртәсен.

 

И Зөләйха…

Күпме нужа күргән,

Михнәт кичкән татар хатыны:

Ирең,

Балаң,

Халкың хакын хаклап,

Гомер иткәнсеңдер – яктырып.

 

И Зөләйха…

Шөкер итә белгән

Ак яулыклы татар карчыгы:

Шәҗәремнең ныклы тамыры син,

Хәтеремнең нәсел ярчыгы.

 

И Зөләйха…

Ак әбием минем…

Ерак әбекәем… Кадерлем…

Истәлеккә калган синнән бары

Бер сурәтең белән… каберең.

 

 

О, Зулейха

 

Прабабушке –

бабушке своего отца Лерона

Зулейхе посвящаю

 

О, Зулейха…

Родная кровь,

Дитя отважного народа:

Надежда, вера и любовь –

Была для нашего ты рода.

 

О, Зулейха…

Ты – свет очей,

Что проникает сквозь ресницы.

С походкой лёгкою своей

Казалась ты летящей птицей.

 

О, Зулейха…

Пришла пора –

И сердце нежностью обвито…

Слагали песню до утра

В тебя влюблённые джигиты:

«К монисту в косах привяжи

Ты ленту с белыми кистями.

О том, что любишь, расскажи

О, Зулейха, на ушко маме…»

 

О, Зулейха…

Печаль светла…

Ты гордый род наш прославляла,

И день с молитвы «Бисмилла»

Наверняка ты начинала.

 

О, Зулейха…

Ты шла вперёд,

Как солнце, землю освещая,

Ребёнка,

Мужа,

Свой народ

От бурь житейских защищая.

 

О, Зулейха…

В простом платке,

Перед судьбой немногословна,

Ты – радость в детском тайнике

И прочный корень родословной.

 

О, Зулейха…

Мой белый свет…

Моя прабабушка родная…

Тебя уж нет – один портрет

Мне о тебе напоминает.

 

 

Бүген гүя үлеп терелдем мин…

(«Саташулы төшләр» бәйләменнән)

 

Бүген гүя үлеп терелдем мин:

Гасырга тиң озын төн аша

Саташулы төшләр эргәсеннән

Төсе качкан өнгә тоташам.

 

Күз алдымнан үтә мең күренеш,

Мең яңалык йота карашым.

Илдән – илгә, телдән телгә күчеп,

Өйдән өйгә йөри кара шом.

 

Дөнья күген караңгылык баскан.

Тыпырчына зәгыйфь яктылык.

Көзге көннең нурсыз йөзләрендә

Кайчан кояш калкыр – яктырып?

 

…Саташулы төшләр эргәсеннән

Өнгә кайтып кердем төн аша:

Кичәгемне бүгенемә ялгап,

Мин иртәгәм белән тоташам.

 

 

Сегодня будто умер и воскрес я

(Из цикла «Бредовые сны»)

 

Сегодня будто умер и воскрес я:

Во тьму длиной в столетие упав,

Бредовых снов минуя чернолесье,

Иду и не могу развидеть явь.

 

Перед глазами тысяча событий

Свершается со мною наравне.

Мотив тревоги, в чёрный кокон свитый,

Из дома в дом кочует по стране.

 

Из мрака небо выбраться не смеет,

Как мотылёк о раму, бьётся свет.

Когда же лик осенний просветлеет

И будет солнцем радостным согрет?

 

…Бредовых снов преграды рассекаю:

От непроглядной тьмы, о ночь, избавь.

Вчерашний день с сегодняшним смыкая,

Хочу развидеть завтрашнюю явь.

 

 

Мона Лиза кебек серле ханым

 

Мона Лиза кебек серле ханым

Кергәнгәме әллә төшемә,

Бүген кинәт кенә,

Париж, Париж,

Син килдең дә… төштең исемә.

 

Әле кайчан гына – май аенда,

Җилләр белән бергә лыбырдап,

Йөргән идем синең урамыңда…

Йөргән идем синең Луврда!

 

Буйдак чаклар күптән артта калды…

Кырык елга бераз соңарып,

Мона Лиза кебек серле ханым,

Ник төшемә кердең соң әле?

 

Париж, Париж!

Сине инде бүтән

Мин сагынмам, дигән идем дә…

Бүген менә Эйфель, Монмартрның

Чагылышын күрдем Иделдә.

 

…Мона Лиза кебек серле ханым

Төшләремдә йөрде тулганып…

И сөеклем! Иркәм! Газиз ярым! –

Син булгансың икән ул ханым.

 

 

Подобная Моне Лизе

 

Подобная Моне Лизе,

Ты, может, приснилась мне,

Но вспомнил я,

Как в Париже

Разгуливал по весне.

 

Как будто недавно – в мае,

Ветров ощущая пыл,

Ходил по твоим бульварам,

По Лувру потом ходил.

 

Пора холостяцкой жизни

Мелькнула лучом в окне…

Спустя сорок лет зачем же

Ты Моной приснилась мне?

 

Париж!

Был тобой я полон,

Теперь ты совсем другой…

Но в зеркале вижу Волги

Монмартр крылатый твой.

 

…Подобная Моне Лизе

Сегодня приснилась мне…

Любимая! Радость жизни! –

Ведь ты и была в том сне.

 

 

Мин бүгеннән ашыкмаска булдым…

 

Көне-төне… Ары-бире… Мәхшәр!

Тын алырга кайчак юк вакыт.

Чабуыннан тартып торыр идем –

Вакытны шул булмый туктатып.

 

Мин бүгеннән ашыкмаска булдым…

Тын алырга булдым тагы бер.

Күпме генә чапма, бу дөньяны

Куып җитеп булмый барыбер.

 

Бүгеннән мин ашыкмаска булдым…

Сабыр булуларга ни җитә.

Сабыр иткән – морадына җиткән,

Ашыкмаска кирәк ничек тә!

 

Ашыкмаска булдым бүгеннән мин…

Бисмилладан башлыйм иртәмне.

Акча – бүген бар ул, иртәгә – юк,

Булганына шөкер итәмен.

 

Ашыкмаска булдым мин бүгеннән…

Син дә тын ал, әйдә, тагын бер.

Күпме генә чапма, бу дөньяны

Куып тотып булмый барыбер.

 

 

Я отныне решил не спешить…

 

Днём и ночью… Туда и сюда…

Суматоха – когда и дышать!

Я б, за фалды его ухватя,

Попытался бы время сдержать.

 

Я отныне решил не спешить…

Отдышаться бы, глядя в окно.

Сколько мир ты за хвост ни держи,

Не догонишь его всё равно.

 

Не спешить, отрешиться от дел,

Суета никого не щадит.

Бог терпел, да и нам повелел,

Терпеливый всегда победит!

 

Не спешить – я себе дал обет…

Пусть направит мой день «Бисмилла».

Нынче деньги с тобой, завтра – нет,

Счастлив тем я, что жизнь мне дала.

 

Я решил никуда не спешить…

Пусть медлительность будет со мной.

Сколько мир ты за хвост ни держи,

Не догонишь его всё равно.